Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Ашыт” дәүләт табигать заказнигы вәкилләре белән берлектә Арчада күп функцияле клубка йөрүче балалар өчен экология турында лекция укыды. Экология буенча остазлары балаларга нинди экологик гадәтләргә өйрәнергә кирәклеге турында сөйләде, конкрет мисаллар китереп, көндәлек тормышта чүп күләмен ничек киметергә мөмкин икәнен аңлатты. “Шунысы күңелдә сөенеч һәм канәгатьлек хисләре уята: боларның күбесен балалар инде белә дә, алар, рәхәтләнеп, үзләренең мисаллары белән уртаклашты”, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе 1нче категорияле белгече Фирдәүсә Латыш.
Шулай итеп, балалар танып белү-күңел ачу программасы барышында әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәтнең кирәклегенә тагын бер кат инанды.
Изге традиция буенча балаларга тематик дәфтәрләр һәм “раскраска”лар бүләк ителде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте