Әлмәттә мәктәп укучылары өчен эколабораториягә экскурсия үткәрелде

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен микробиология дөньясына экскурсия үткәрде. Махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булуның әһәмияте һәм тиңдәшсезлеге шуннан гыйбарәт: биредә балалар теоретик нигезләр генә үзләштереп калмыйча, практик дәресләрдә дә актив катнашу мөмкинлегенә ия була.  Бу юлы да укучыларга суга лаборатория шартларында анализ ясау һәм һава составын тикшерү турында сөйләделәр, шулай ук кайбер тәҗрибәләр үткәрделәр. Микроорганизмнар үрчетелә торган савыт балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.

“Укучылар, экологик белемнәр үзләштереп, табигать байлыкларының безнең гомуми байлыгыбыз икәнлеген аңлый. Ә байлыкны исә, киләчәк буыннар искитмәле уңайлы, матур яшел йортта яши алсыннар өчен, сакларга һәм ишәйтергә кирәк”, – дип фикерләре белән уртаклашты чараны оештыручылар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International