Чаллыда төзелеш базасы экология таләпләрен үтәмәгән өчен штрафка тартылган

2019 елның 14 июне, җомга

Экологик мониторинг барышында Чаллы шәһәре төзелеш базаларыннан берсендә табигатьне саклау законын бозу ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре автомобиль шиннары, покрышкалар, май һәм һава фильтрлары рәвешендәге җитештерү, куллану калдыкларын яндыру фактын билгеләгән. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча беркетмә төзелгән, шулай ук ачыкланган закон бозу очрагы буенча тиешле чаралар күрү өчен күрсәтмә бирелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International