Экоотряд – эштә. Табигать сөючеләр “Чатыр Тау” территориясен чистарткан

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Экологик активистлар өчен кызу вакыт җитте. Азнакай шәһәренең “Энергия” хезмәт һәм ял отряды, традицияләрне дәвам итеп, “Чатыр Тау” территориясендә өмә үткәргән. Теләсә кайсы яхшы эш күтәренке кәеф белән башлана.  Шуны истә тотып, активистлар территорияне өч өлешкә бүлгәннәр дә, төзелеш пирчәткәләре киеп һәм капчыклар белән “коралланып”, урман эченә кереп киткәннәр. Шулай итеп, алар даими рәвештә пикниклар үткәрү урынына әйләнгән ике урынны бик яхшылап чистартканнар.

“Чүп-чар арасында пластик шешәләр һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба аеруча күп иде – җыелган барлык калдыкларның 30 проценты чамасын шулар тәшкил итте. Балалар бик актив гражданлык позициясендә торуларын күрсәтте. Туып үскән төбәгебезнең урман байлыкларына үтә сакчыл мөнәсәбәттә торучы буынның үсүен күреп тору күңелгә рәхәтлек өсти”, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре. Капчыкларга тутырып куелган бөтен чүп-чар, чыбык-чабык кичекмәстән урманнан чыгарылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International