Нурлат районында экологлар таләбе белән чүплек юк ителгән

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Нурлат муниципаль районы башкарма комитетыннан рөхсәт ителмәгән чүплекне юкка чыгаруны таләп иткән. Экологлар Мораса авыл җирлегенә чираттагы тикшерү барышында 1550 кв.м мәйданда калдыкларның аунап ятуын ачыклаган. Чүп-чар арасында – тузган мебель, төзелеш, ремонт эшләреннән калган калдыклар. Нурлат районы башкарма комитеты кисәтүне шундук игьтибарга алган. Хәзерге вакытта территория чүп-чардан тулысынча арындырылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International