Россиянең яшь галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре Сербия Республикасына сәфәр кылырга әзерләнә. Рус географик җәмгыятенең Белград университеты базасында фәнни-агарту программасында катнашуга үткәрелгән конкурс җиңүчеләре алар. Копаоник тау массивының (максималь биеклеге – 2000 метр) физик-географик үзенчәлекләре, Сербиянең тарихи ядкәрләре белән танышуны, туристлык, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларында булуны күздә тоткан чара 1-15 июльдә үткәрелә. Чарада катнашучылар өчен шулай ук Россия-Сербия гуманитар үзәге, Рус географик җәмгыятенең Сербиядәге үзәге вәкилләре белән очрашулар, тематик лекцияләр, тренинглар һәм мастер-класслар үткәрүне күздә тоткан эшлекле программа оештырылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте