Изумрудное күленең яңа сулышы. Бүген Казанда массакүләм өмә булып узды

2019 елның 5 июле, җомга

Изумрудное күле елның теләсә кайсы фасылында шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан урыны булып тора. Бүген биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә территорияне җыештыру буенча экологик акция үткәрде. Акциядә “Чиста Булачак” экологик хәрәкәте активистлары, төрле оешмалар вәкилләре, А.А.Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангистлары, шулай ук табигатьне саклауга карата битараф булмаган кешеләр катнашты. Яр буенда 100дән артыграк кеше умарта күчедәй гөжләп торды.

Акциядә катнашучылар берничә сәгать эчендә 150 капчык чүп-чар җыйды. Көнкүреш чүбен генә дә түгел әле. Автомобиль детальләрен, йозаклар, аяк киемнәрен себереп түгәргә туры килде хәтта. Чара ярыш характерында узды: акциядә катнашучыларга җыеп алынган чүпнең һәр капчыгы өчен талон бирелде.  Ә инде өмә азагында билет номеры буенча призлар уйнатылды.

Чараны оештыручылар яшьләрнең үз-үзен тоту мәсьәләләрендә аңлырак кына түгел, инициативалырак, җаваплырак, үз көченә ышанганрак була баруын искәртте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International