“Дөнья тирәли экологик сәяхәт”. “Байтик”та палаткалы лагерьның профильле сменасы эшли

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

“Байтик” савыктыру-мәгариф комплексында “Дөнья тирәли экологик сәяхәт” уза. Балалар өчен палаткалы лагерьның профильле сменасын, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, ТР “Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган.  Балалар өчен бер атна эчендә үткәреләчәк программага төрле бәйгеләр, мастер-класслар, уеннар, квестлар һәм тематик очрашулар кертелгән.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге начальнигы  Ольга Артемьева балалар янында кунакта булып кайтты. “Без актив яшьләр белән моның ише очрашуларны һәрвакыт хуплап киләбез. Сезнең бәхетле йөзләрегезне күрүгә шатмын. Фикердәшләрнең очрашуы, яңа танышлыклар, дуслар белән зарыгып көтелгән очрашулар – безнең лагерьда боларның һәммәсе бар,” – дип билгеләп үтте ул. Ольга Артемьева шулай ук балаларны Министрлык тарафыннан үткәрелеп килә торган бәйгеләр, акцияләр белән таныштырып, аларны мондый чараларда актив катнашырга чакырды. Лагерьда ял итүчеләр белән чүпне аерып җыю һәм һәркемнең бу системаны булдыруга шәхсән өлеше буенча фикер алышу булды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International