Моннан ары ике торак пунктны су басмаячак. Яшел Үзән районының Норлат һәм Олы Ходяш авылларын һәр яз саен су басып килгән. Биредә гидротехник корылмаларга капталь төзекләндерү таләп ителгән чөнки. Менә хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән төзелгән дәүләт контрактлары нәтиҗәсендә, федераль максатчан программалар кысаларында, гидротехник корылмалар асылда инде яңартып бетерелгән.
Бүген Норлат авылында барлык төп эшләр башкарылган: туфракны өеп ясалган буа төзекләндерелгән, боздан саклану җайланмасы белән гидросуташлагыч, төптән су җибәрү, ашалуга каршы корылмалар торгызылган. Кыскасы, барлыгы 35,5 млн сум күләмендә зыян китерелмичә калган. Шулай итеп, 100 кешенең түбәсенә әйләнгән 70 торак йорт, газүткәреч, электр баганалары, автомобиль юлы, кибет, административ бина, мөгезле эре терлек фермасы су басу зонасыннан чыгарылган. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми бәясе 12 987,4 мең сум тәшкил иткән.
Олы Ходяш авылында исә 802 кеше, шулай ук газүткәргеч, электр тапшыру линияләре, автомобиль юлы, социаль инфраструктура объектлары язгы су ташудан зыян күреп килгән. Биредә төзелеш-монтаж эшләренә 32 695,6 мең сум бүлеп бирелгән.
Объектта гидротехник корылмаларның төп су җибәрү узелларын монтажлау эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта, алга таба урнаштыру өчен, боз кисәкләреннән саклану максатындагы металл конструкцияләр эшләнелә һәм туфракны өеп ясалган буалар “Рено” матраслары белән ныгытыла. Кисәтеп калынган ихтимал зыян күләменең 83,8 миллион сум тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.
“Бу авылда инде 21 ел яшим. Безгә күрсәтелгән ярдәм өчен авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерү мөмкинлеге пәйда булуына шатмын. Бүген проблемабызның, ниһаять, хәл ителүе турында шикләнмичә әйтергә була. Хәзер авылыбызда барыбызны да мөкиббән итүче почмагыбыз бар,” – дип утраклашты шатлык-куанычлары белән Олы Ходяш авылында яшәүче Елена Барскова.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте