Мөслим районында яшәүчеләргә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов экология мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирәчәк.
Актаныш шәһәренең “Бүләк” лагеренда ял итүчеләр өчен “ЭКОҗәй” станцияләре буенча уен булып узды. Уенны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Тәтеш районы “Чайка” шәһәр яны лагеренда экология дәресе уздырды.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 6252 мөрәҗәгать кергән. Шуның 3601е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 660 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 1126 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 1126 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Изумрудное күле елның теләсә кайсы фасылында шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан урыны булып тора. Бүген биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә территорияне җыештыру буенча экологик акция үткәрде.
Питрәч районында 5 мең кв.м артыграк туфракның уңдырышлы катламы юкка чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Татар Тау Иле авыл җирлеге территориясендә кара туфракны транспортка төяүчеләрнең юлына төшкән.
2019 елның 4 июлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында мөһим социаль-икътисади әһәмияткә ия булган табигать ресурсларын һәм объектларны читтән торып күзәтүнең комплекслы системасын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Яшь гвардия” балалар савыктыру лагеренда укучыларны, табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан чыгып, экологик әңгәмә уздырды. Экоактивистлар балаларга махсус сакланылышлы табигать территорияләре, гаҗәеп үсемлекләр һәм хайваннарның сирәк төрләре турында сөйләде.
“Байтик” савыктыру-мәгариф комплексында “Дөнья тирәли экологик сәяхәт” уза. Балалар өчен палаткалы лагерьның профильле сменасын, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, ТР “Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган.
Моннан ары ике торак пунктны су басмаячак. Яшел Үзән районының Норлат һәм Олы Ходяш авылларын һәр яз саен су басып килгән. Биредә гидротехник корылмаларга капталь төзекләндерү таләп ителгән чөнки. Менә хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән төзелгән дәүләт контрактлары нәтиҗәсендә, федераль максатчан программалар кысаларында, гидротехник корылмалар асылда инде яңартып бетерелгән.