Питрәч районында 5 мең кв.м артыграк туфракның уңдырышлы катламы юкка чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Татар Тау Иле авыл җирлеге территориясендә кара туфракны транспортка төяүчеләрнең юлына төшкән.
Закон бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу яки күчерү”), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясы (“Җирләрне рекультивацияләү, җирләрне яхшырту һәм туфракны саклау буенча бурычларны үтәмәү”) нигезендә административ йогынты чаралары күреләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте