2019 елның 4 июлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында мөһим социаль-икътисади әһәмияткә ия булган табигать ресурсларын һәм объектларны читтән торып күзәтүнең комплекслы системасын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәргән.
Киңәшмәдә катнашучылар җир асты биләмәләреннән файдалануны, төзелеш һәм инфраструктураны үстерүне мониторинглау өчен комплекслы система булдыру буенча фикер алышкан. Вәкаләтле вәкил мониторинглауның комплекслы системасы ярдәмендә алынган мәгълүматлардан контрольлек-күзәтчелек органнары ягыннан тикшерү башлауга нигез сыйфатында файдалану мөмкинлеген карарга кушкан.
Игорь Комаров мондый системаны гамәлгә кертүнең Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектларны тормышка ашыру бурычларын хәл кылуның нәтиҗәсен арттыру һәм закон бозуларны кисәтү, аларның санын киметү, РФ субъектларының керемнәрен арттыру мөмкинлеге бирәсен билгеләп үткән.
Яңа система эшен тәүге тапкыр сынап караячак пилот төбәкләр сыйфатында Татарстан Республикасы, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре сайлап алынган. Игорь Комаров 2019 елның август ахырында мониторинглауның комплекслы системасының тәүге эш нәтиҗәләре белән таныштыруны йөкләгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте