ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына 44 коммерциясез бакчачылык ширкәте җир асты суларын чыгаруга лицензия алу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторларына ваемлы гражданнарыбыздан Тукай районы Шилнә елгасы тирәсендәге берьюлы ике сулыкның яр буенда җир эшләренең алып барылуы турында хәбәр кергән.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Казан ярминкәсенең “Казан” матбугат залына әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең әйдәп баручы галимнәре, практиклары җыелды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер”  дигән республика бәйгесендә катнашу өчен гаризаларның кабул ителә башлавы турында белдерә. Бәйгедә катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне сакларга өйрәнү бурычын куйган экологик предприятиеләрнең “иң-иңнәре”, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.

Әйләнә-тирә мохиткә контрольлек, суның, һаваның ни дәрәҗәдә пычрануын билгеләү һәм хәтта җимешләрдә нитратлар микъдарын исәпләп чыгару өчен лаборатор экспериментлар! Бүген республиканың иң актив экологик үзәкләренә “Пчелка-У/хим” дигән мини-экспресс-лаборатория бүләк ителде.

Ел башыннан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 8640  мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 5211е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районында Иске пристаньда Кама елгасына 6 меңгә якын чөгә маймычы җибәрелде. Елганы биоресурслар белән баету Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының лицензияләү бүлеге башлыгы Алексей Чинарев, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы “Главрыбвод” федераль дәүләт бюджет учреждениесе белгечләреннән торган комиссия контрольлегендә хәл ителде. 

 “Мәктәп экопатруле” V республика бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнергә 3 көн калды.

Ваемлы гражданнарны автомобиль төзүчеләр шәһәренең Промышленная урамында җир казып ятучы бер экскаватор җәлеп иткән.  Аларның бу хактагы мөрәҗәгатен тикшерү өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары шундук юлга кузгалган.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятендә киң колачлы реконструкциядән соң биологик чистарту корылмалары ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International