Татарстан предприятиесендә тәүге тапкыр ташландык суларга автоматлаштырылган контрольлек системасы гамәлгә кертелә

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

 “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең ташландык суларына өзлексез контрольлек гамәлгә кертелә. “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль закон таләпләрен үтәү кысаларында предприятиенең ташландык сулары агып чыккан урынга махсуc җиһаз урнаштырылган. Ул ташландык сулар составындагы пычрак матдәләрнең 70тән күбрәк күрсәткече буенча рөхсәт ителгәннән артып китү-китмәвен контрольдә тотачак.

Моңа кадәр Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан боерык чыгарылып, аңа 2027 елга кадәр производстволарда автомат контрольлек системаларын булдырырга тиешле 300 предприятиенең кертелгәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Татарстан территориясендә мондый предприятиеләрнең саны – 7. Закон нигезендә автомат контрольлек системаларының үлчәү, мәгълүматлар тапшыру җайланмаларына һәм тискәре йогынты чыганакларына карата таләпләр, шулай ук контрольдә тотылырга тиешле пычрак матдәләр исемлеге билгеләнгән. 

“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесендә, гамәлдәге закон нигезендә, ташландык суларның сыйфаты 9 күрсәткеч буенча: күләме, температурасы, pH, ХПК (кислородны химик куллану),  утырма матдәләр, рнитрат-ион, аммоний-ион, фосфор, фосфат күләме буенча даими контрольлектә тотылачак һәм үлчәү-тикшерү нәтиҗәләре on-line режимда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында тапшырылып барачак.

Мониторинг өчен махсус датчиклар урнаштыру “Иделне савыктыру” федераль проектының һәм Идел елгасын пычратуны кисәтү чараларын үзвакытында күрү буенча төбәк программасын хәл кылу буенча нәтиҗәле эшләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта системаны көйләү-эшләтеп җибәрү эшләре башкарыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International