Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” телефоны аша ташландык суларны агызу турында хәбәр кергән. Экологлар, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән урынга чыгып, пычрак яңгыр суларының автотранспорт цехыннан агып чыгуын ачыклаган. Автомобиль мае калдыклары килеп кушылган пычрак яңгыр суы җирле рельефка агып торган. Оператив төстә тиешле чаралар күрү пычрак суларның елгага эләгүенә киртә кую мөмкинлеге биргән.
Ык буе идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре туфракның пычрану дәрәҗәсен билгеләү өчен пычрак яңгыр суларыннан пробалар алган. Предприятиенең вазифаи заты инде моңа кадәр дә шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл кылуда һәм предприятиеләрдән файдалануда экологик таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Пробалар анализы әзер булгач, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян исәпләп чыгарылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте