Татарстанда 38 меңнән артыграк кеше “Экология” илкүләм проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектына, “Чиста яр буе” еллык республика акциясенә, “Яшел Россия” һәм “Илне генераль җыештыру” федераль акцияләренә багышланган өмәдә катнашучыларга әйләнгән. Шулай итеп, республикабызның барлык муниципалитетларында су объектларының яр буйларын көнкүреш чүп-чарыннан һәм агач калдыкларыннан чистарту акциясе үткәрелеп, барлыгы 2056 тонна калдык чыгарылган.
Казан шәһәрендә Изумрудное күленең яр буен җыештыру-чистартуның төп чарага әйләнүен искә төшерик. Акциядә 500 кеше катнашкан, барлыгы 30 куб.метр күләмендә чүп-чар җыеп алынган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте