“Чиста уеннар”да катнашучылар Түбән Кама һәм Чаллыда 2 тонна чамасы калдык җыйган

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Республикабызның ике шәһәрендә “Чиста уеннар” белән Бөтендөнья чисталык көне билгеләп үтелгән. Калдыкларны аерып җыю ярышларына Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр кушылган. Шәһәр квестларында барлыгы 137 кеше катнашкан. Проектны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов хуплаган.

Ярышларда һәр команда тапкан һәрбер төр калдыкның үз  бәясе булган. Мәсәлән, бер капчык пластик 9 балл белән бәяләнгән, эшкәртеп булмый торган катнаш чүп өчен 5 балл бирелгән. Командалар рейтингы онлайн-режимда күренеп барган.

“Бу көнне “Чиста уеннар” Россиянең 93 торак пунктында һәм тагын 5 илдә узды. Ярышлар вакытында – 1,5 сәгать эчендә Татарстанның ике шәһәрендә 1 тонна 848 килограмм күләмендә төрле калдык җыеп алынды”, – ди “Чиста уеннар”ның Татарстан Республикасындагы координаторы Рәзилә Сәхәбиева. Бу – 60 капчык пластик, 53 капчык катнаш чүп, 11 капчык металл. 76 капчык пыяла һәм 30 көпчәк резинасы дигән сүз. Шулай итеп, “Чиста уеннар”дан соң  автомобиль төзүчеләр шәһәрендә  – Яңа шәһәрдә яр буе һәм Түбән Камада Кама елгасы яры  чистарып, күркәмләнеп калган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International