25 сентябрьдә субсидияләр алуга конкурс өчен социаль юнәлешле коммерциясез оешмалардан гаризалар кабул итү төгәлләнә

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстанның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә республика бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс үткәрә.

Конкурста үзләренең эшчәнлеген әлеге бәйге игълан ителгәнче кимендә бер ел дәвамында алып баручы теркәлгән коммерциясез оешмалар катнашырга мөмкин.

Конкурста катнашуга документлар, тиешле таләпләр нигезендә, кәгазьдә һәм электрон туплагычларда тапшырылырга яки “На конкурс СО НКО”  билгесе белән почта аша түбәндәге адреска (электрон версиясе белән бергә) җибәрелергә мөмкин: 420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75, 108 б. (почта аша җибәрелгән документларда җибәрү көне куелган штемпель булырга тиеш). Гаризалар 2019 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә.

Социаль юнәлешле бер коммерциясез оешма конкурста фәкать бер генә проект буенча катнашырга һәм бер генә гариза язып тапшырырга тиеш.

Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 267-68-11 (Артемьева Ольга Владимировна, Веретенникова Екатерина Анатольевна).

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International