Әлмәт районының “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр күчмә кошлар тормышы турында бик күпне белүгә ирешкән. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, мәктәпкәчә учреждение педагоглары белән бергәләшеп, балаларның күчмә кошлар, аларның тышкы “кыяфәте”, тормыш рәвеше турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән экологик дәрес үткәргән. Шулай итеп, сабыйлар кошларның үз ояларын ничек ясаулары турында, кошларның исемнәрен истә калдырып, сурәтләрен “җыеп”, кайсының нинди “йортта” яшәүләре турында аң-белемнәрен үстергән. Ә инде кошларның ояларын нигә туздырырга ярамавы аерым игътибар үзәгенә алынган. Кыскасы, нәниләргә канатлы дусларына карата сакчыл мөнәсәбәт булдырылырга тиешлеге турында, үзебездә кышлаучы һәм җылы якларга очып китүче күчмә кошлар турында бәйнә-бәйнә аңлатылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте