Бөгелмә оешмасы чүплек ясаган өчен 100 мең сум күләмендә штраф түлиячәк

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бөгелмәдә бер оешма экологик штрафка ризасызлык белдереп маташса да, берни булдыра алмаган. Ул җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын өеп куйган өчен 100 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. 

Табигатьне саклау законын бозу очрагының инде быел язын ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре  тарафыннан теркәлүен искә төшерик. Әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Әмма предприятие, әлеге карар белән ризалашмыйча, Бөгелмә шәһәр судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

2019 елның 4 октябрендә әлеге карар Бөгелмә шәһәр суды карары буенча үзгәрешсез калган, ягъни шикаятьтәге гозер канәгатьләндерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International