Чаллыда экологик агарту дәресе узды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Иң нәниләр өчен – экология дәресе. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә “Рябинушка” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар янында кунакта булып кайтты. Балалар көнкүреш калдыкларын уен рәвешендә “кәгазь”, “пластик”, “тимер”, “хәтәр калдыклар” категорияләре буенча аерып җыйды. Шулай ук аларга табигатьтә су әйләнеше һәм аның физик үзенчәлекләре турында сөйләп үтелде. Ә инде чара кунакларына “Экология һәм без” дигән темага балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде.

“Мондый дәрестә утырган сабый беркайчан да агач ботакларын сындырмаячак, үсемлекләрне йолкымаячак, чүп ташлап калдырмаячак. Чөник ул экологик тормыш юлына басачак бит”, – ди чараны оештыручылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International