Туфракта һәм инеш төбендәге утырмаларда зарарлы матдәләрнең тиешледән күп тапкырга артып китүе ачыкланган. “ОПУ-30” җәмгыяте эше судка тапшырылган

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы Туктар авылы тирәсендә суга агызылган химик калдыкларның аянычлы нәтиҗәләрен исәпләп чыгарган. Август аенда экологлар тарафыннан “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте территориясеннән Кече инешкә торба сузуның ачыклануын искә төшерик. Пычрак матдәләр чыганагының оператив төстә сүтеп алынуына карамастан, туфракка да, су объектына да зыян килгән. Үткәрелгән анализлар нәтиҗәләре инеш төбендәге утырмаларның суга зыян китерүе турында сөйли: нефть продуктлары микъдарының рөхсәт ителгәннән 135 тапкыр, фенол – 16, формальдегид матдәсенең – 53 тапкыр артып китүе исәпләп чыгарылган. Туфракта нефть продуктлары буенча зарарлы матдәләр күләменең тиешледән 18,7 тапкыр, формальдегид – 11,6 тапкыр, хлоридлар буенча – 10,3, фенол буенча – 7,7 тапкыр артып китүе билгеләнгән.

Предприятие өченче класс хәвефлелектәге химик калдыклар чыгарган өчен һәм су объектыннан үзбелдеклеләнеп файдаланган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше, 7.6 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган да инде. Материаллар Әлмәт шәһәр судына карап тикшерүгә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International