ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте мәйданчыгында “Чиста су. Казан” X халыкара махсус  конгресс-күргәзмә чарасы кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылган “Түгәрәк өстәл” утырышы булды. Утырыш “Идел елгасын пычранудан саклау, су ресурларыннан һәм рекреация мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалану” дигән темага багышланды. “Түгәрәк өстәл”дә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан министр урынбасары Айрат Минимарсил улы Шиһапов чыгыш ясады.

Дәреслекләр эшкә җигелгән! Татарстан Республикасы экосыйныфларында укучылар яңа экологик кулланмаларның тәүге битен ачкан.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Тукай районында рөхсәт ителмәгән урында чүплек барлыкка китерелүен ачыклаган.

Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге “Кояшлы күпер”  дигән укучыларның сәхнә иҗаты XIV шәһәр экологик фестиваленә гаризалар кабул итә башлаган. Фетивальгә шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары укучылары, түгәрәкләргә йөрүчеләр һәм мәктәп яшендәге балалардан торучы иҗат коллективлары чакырыла.


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Ратушасында “Чәчәк атучы Казан” һәм “Чәчәк фестивале” бәйгесендә җиңүчеләр исемнәре аталган. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Татарстан Республикасының Казан шәһәре, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистай, Апас һәм Кама Тамагы муниципаль районнары территорияләрен тикшерү буенча рейд үткәргән.

Гади генә гамәлләр үзе – ә табигатькә шулардан күпме файда! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәре “Алтынчәч” балалар бакчасында “Без – чиста шәһәр ягында!” дигән экологик акция уздырган.

Агартырга һәм эшкә этәргеч бирергә. Чаллыда “Экоактивлар-2019” проектын ачу булып узды. Әлеге проект инде 2016 елдан бирле Чаллы шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә “Чүп. Бүтән. Юк. Чаллы” экологик хәрәкәте инициативасы белән тормышка ашырылып килә.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 17-19 октябрендә Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” юбилей халыкара махсус күргәзмәсе һәм конгресс узачак. Быел биредә Россия һәм Татарстан Республикасының 15 шәһәре һәм төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 50дән артыграк компания һәм учреждение катнаша. Күргәзмә кысаларында җитештерүчеләр һәм товар җибәрүчеләр су чистарту, инженерлык челтәрләре, гидротехник корылмалар өчен билгеләнгән җиһазлар, технологияләр белән таныштырачак.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе териториаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 52нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен калдыкларны аерып җыю буенча экология дәресе уздырды. Дәрес интерактив уен рәвешендә үтте. Чара барышында балалар  сорауларга бик актив төстә җаваплар бирде, чүпне аерып җыйды, төркем уеннарында катнашты. Укучылар “чиста” һәм зур габаритлы чүпләрнең ни-нәрсә икәнлеге, төсле контейнер бакларының ни өчен кирәк булуы турында белде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International