Экологлар Чаллыда иске көпчәкләр өеменә тап булган

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда рөхсәт ителмәгән урында калдыклар өемен булдыруны теркәгән. Экологларга бу хакта биредә яшәүчеләр хәбәр иткән. Тикшерү нәтиҗәсе 50 кв.м. мәйдандагы җирнең көнкүреш һәм төзелеш калдыклары, шулай ук ташландык шиннар белән пычратылуын билгеләү мөмкинлеге биргән. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылып, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән, яисә эпидемиягә яки эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау), әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел булып тормаса”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер аңа 40 мең сум күләмендә штраф яный. Моннан тыш вазифаи затка карата әлеге закон бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International