Казанда акыллы транспорт системалары буенча Беренче конгресс узачак

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2020 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы уздырылачак (республикабыз гаризалар тапшыру кампаниясендә аны үткәрүгә хокукны откан). Чараны ERTICO ITS Europe* ассоциациясе оештыра. Конгрессны оештырырга ярдәм итүчеләр булып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тора.

Әйтергә кирәк, ERTICO ассоциациясе тарихында Россиядә, Бәйсез дәүләтләр бергәлеге, Европа һәм Азия илләрендә акыллы транспорт системаларын үстерүгә юнәлдерелгән киң колачлы яңа вакыйга бу. Чараның төп идеясе – инновацияләр җәлеп итеп, “акыллы киләчәк” булдыру.

Казанда конгресс, имин, нәтиҗәле, экологик яктан куркынычсыз һәм зур мөмкинлекле мобильлекне тәэмин итү максатыннан чыгып, интеллектуаль транспорт системасы өлкәсендәге чишелешләр белән таныштыру өчен дөньякүләм мәйданчыкка әйләнәчәк.

Әлеге форумның төп тематик юнәлешләре: транспорт хәрәкәтен идарә итү, җәмәгать транспорты, транспорт хәрәкәтен оештыру өлкәсендә законнар, зур мәгълүматлар, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацияләр, пилотсыз очу җайланмалары, иярченнәр, акыллы транспорт системасы һәм әйләнә-тирә мохит, мобиль кушымталар, акыллы транспорт системасы өлкәсендә кадрлар әзерләү.

Конгресс форматы бик бай эшлекле программаны, күргәзмә, техник визитлар, төрле яңалыклар белән таныштыру-күрсәтүне, сыйфатлы нетворкингны үз эченә ала.

 Өстәмә мәгълүматларны телефон аша (+7 (843) 533-37-80) шалтыратып, шулай ук its.center.kzn@gmail.com, itsinceeurope.com адресы буенча белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International