Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” дигән табигатьне саклау акциясенә кушылды. Шулай итеп, алар Шәһәр яны урман хуҗалыгының Столбище урман хуҗалыгы биләмәсе территориясен чүп-чардан арындырды. Акциядә катнашучылар әлеге мәйданчыкта барлыгы 200 куб. м чамасы каты коммуналь калдыклар һәм ауган-сынган агачларны җыйды. Сүз уңаеннан, быел акциянең көзге этабының 16 сентябрьдә башланып, 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәген билгеләп үтик.
“Өмәләр – территорияне чистарту-җыештыру чарасы гына түгел, бәлки әле табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтнең зарурилыгы турында искә төшерүгә әйбәт кенә сәбәп тә. Күмәк эш бер-береңне яхшырак белүгә һәм шәһәребезне үстерү өчен матди файда китерүгә ярдәм итә”, – дип үзләренең фикере белән уртаклашты экологлар.