Чүпне аерып җыярга өйрәнүне дәвам итәбез! Лениногорскида батареяләр җыю акциясенең беренче этабы узды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск районы мәктәпләрендә яраксызга чыккан батареяләрне җыю акциясенең беренче этабы төгәлләнгән. Биредә ике ай дәвамында балалар файдаланылган ток чыганакларын “Дюрасел Раша” компаниясе биргән махсус капчыкларга җыеп барган. Чара барышында барлыгы 750 кг чамасы батарея җыелган.

12нче лицей шәһәрнең абсолют лидерына әйләнгән – лицей укучылары барлыгы 318 кг батарея җыйган. Район мәктәпләре арасында “Иң актив мәктәп” номинациясендә Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе (47 кг), Яңа Сережкино урта гомуми белем бирү мәктәбе (10 кг), Подлесный урта гомуми белем бирү мәктәбе (8 кг) җиңгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре раславынча, Лениногорскида  мәктәп укучыларына яраксызга чыккан батареяләрнең әйләнә-тирә мохиткә бик начар йогынты ясавы, шуңа күрә аларны аерып җыярга кирәклеге инде күптәннән мәгълүм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International