Укучылар балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашырга чакырыла

2019 елның 6 декабре, җомга

“Минем Россия” II Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы башланды. Анда катнашу өчен туып-үскән төбәгебез табигатен, аның экологик проблемаларын яки аларны юкка чыгарудагы уңышларны кәгазьдә сурәтләү кирәк. Хезмәтләр 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурс Россия Федерациясе гражданнары өчен оештырылган. Анда өч яшь категориясе: 7-10 яшьлекләр; 11-14 яшьлекләр; 15-17 яшьлекләр рәсем ясауда үзара көч сынашачак. Хезмәтләр фәкать электрон рәвештә (скан),  jpeg форматында яки башка график форматларда,  кабул ителә. Бәйгедә катнашучы бары тик бер хезмәт кенә тапшыра ала.

Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2020 елгы язгы каникул чорында Санкт-Петербургта узачак. Җиңүчеләр өчен кыйммәтле призлар һәм бүләкләр әзерләнгән.

Бәйге турында тәфсилле язманы сайтта (https://my-russia.org/o-konkurse.html) укырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International