Чаллыда калдыклар белән эш итүдә закон бозу ачыкланган

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда үткәрелгән рейд барышында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Оешманың чүп-чарны алдан җыеп мәшәкатьләнмичә генә  48 кв.м. мәйданда рекультивация үткәргәнлеге билгеле булган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.7 статьясындагы 4 өлеше (“Җирләрне һәм карьерларны рекультивацияләү өчен каты коммуналь калдыклардан файдалану”) буенча беркетмә төзелгән, шулай ук административ хокук бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә чыгарылган. Закон бозучыга 100 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International