Татарстан предприятиеләре “Экология өлкәсендә иң яхшы инновацион компанияләр унлыгы” бәйгесендә катнашуга чакырыла

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән Росконгресс фонды “Экология өлкәсендә иң яхшы инновацион компанияләр унлыгы” бәйгесендә катнашуга чакыра, дип хәбәр итә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Бәйге Росконгресс фонды тарафыннан глобаль базарда югары ликвидлы булып торган югары технологияле инновацион компанияләр  – “Бизнес Приорити” өчен илкүләм сыйфат стандартын үстерү кысаларында уздырыла. Ул Россиядә, шулай ук бөтен дөнья күләмендә компанияләрнең үз тармакларында экологияне сизелерлек яхшыртуга ярдәм итәрдәй иң кирәкле инновацион  чишелешләрне ачыклау-барлауга юнәлдерелгән.

Бәйге тематикалары экология өлкәсендә өстенлекле дөньякүләм юнәлешләргә туры килә. Алар арасыннан – калдыклар белән нәтиҗәле эш итү, экологик мәгълүматларны санлаштыру, экологиядә ясалма акылдан файдалану, альтернатив энергетиканы үстерү, әйләнә-тирә мохиткә зарарлы матдәләр чыгару күләмен киметү, үсемлекләр, хайваннар төрләренең төрлелеген саклау һ.б.

Бәйгенең экспертлар комиссиясенә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Росконгресс фонды, “Сколково” фонды һәм Россиянең иң зур венчур фондлары вәкилләре кергән. Экспертлар проектларның әйләнә-тирә мохит өчен әһәмиятен, проектларның глобаль перспективаларын, шулай ук бүгенге экологик проблемаларны хәл кылуга инновацион якын килүне бәяләячәк.

“Экология өлкәсендә иң яхшы инновацион компанияләр унлыгы” бәйгесендә катнашуга гаризалар 2019 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә. Бәйгегә йомгак 2020 елның февралендә Сочи шәһәрендә узачак Россия инвестицион форумында ясала. Финалга чыгучылар анда “Инновацияләр территориясе” проекты кысаларындагы питч-сессиядә үзләренең чишелешләре белән таныштырачак.

Гаризаны https://www.businesspriority.ru/v-ekologii сылтамасы аша узып тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International