ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында сөйләделәр.

Кама елгасы ярында, «Чаллы Яр» торак комплексы янында шәһәр плоггинг-узышы узды. Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары да катнашты. 45 минут эчендә 200 катнашучы 1620 килограмм чүп-чар җыйды. Чаллы халкы, биш кешедән торган командаларга берләшеп, чүп-чарны җыеп кына калмыйча, аны алга таба эшкәртү өчен сортларга да аерды.

Ecowiki.ru платформасында ЭКА хәрәкәтенең «Табигать чакыруы» дигән яңа конкурс старт алды. Конкурста катнашучылар табигатьне чүп-чардан чистартырга, ә җыелган икенчел чималны эшкәртүгә тапшырырга тиеш. Җиңүчеләр 150 000 сум күләмендә премия фондын үзара бүлешә алачак.

Хәзер алар безнең белән экокиңәшләр бирәчәкләр һәм экогадәтләр турында сөйлиячәкләр. Кушылыгыз!


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Өмә кысаларында Изумрудное күлендә Татарстан экология һәм табигать  ресурслары министры экологик җәмәгать хәрәкәтләре активистлары белән очрашты. Очрашуда Александр Шадриков Нокса елгасын чистарту буенча ТР Экология министрлыгының яңа проектын тәкъдим итте.

Мария Кожевникова – биология фәннәре кандидаты, гомуми экология кафедрасы доценты, Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары (КФУ).

23 сентябрьдә Бәшир Рамиев исемендәге ИТ-паркта  Түбән Идел бассейны округының Бассейн советының 28 нче утырышы узачак. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары  министры Александр Шадриков катнашачак.

Су ресурслары федераль агентлыгы, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәмендә, су ресурсларына сак караш мәсьәләләренә багышланган «Төрле төстәге тамчылар» - 2022 Бөтенроссия балалар тематик рәсемнәр бәйгесен  үткәрә.

400 катнашучы, 106 команда һәм  305 капчык чүп-чар.

Узган ялларда Изумрудное күлендә «Чиста уеннар» форматында «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды. Чара «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты «Россия суы» акциясе кысаларында узды.


17
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Изумрудное  күлендә «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды. Анда 398 татарстанлы катнашты. Экологик акция «Чиста уеннар» форматында үтте. 106 команда сәгать ярым эчендә 2246 килограмм чүп-чар җыйды, шул исәптән 80 капчык пластик, 89 капчык пыяла, 22 капчык металл һәм 424 килограмм резина покрышкалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International