Александр Шадриков: «Мәңгелек турында кайгыртабыз икән, ул чакта кешеләрне кайгыртырга кирәк!»

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Бүген Изумрудное  күлендә «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды. Анда 398 татарстанлы катнашты. Экологик акция «Чиста уеннар» форматында үтте. 106 команда сәгать ярым эчендә 2246 килограмм чүп-чар җыйды, шул исәптән 80 капчык пластик, 89 капчык пыяла, 22 капчык металл һәм 424 килограмм резина покрышкалар. Катнашучыларга Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм Рус география җәмгыятенең региональ бүлекчәсе дайверлары булышты.

Шимбә өмәсе кысаларында экология министры Александр Шадриков экологик җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты.

«Иң яхшы инвестицияләр — ул  безнең балаларга биргән белем һәм тәрбиябез.. Камчаткадагы форумда Владимир Путин юннатлар хәрәкәтен торгызу идеясен хуплады. Әле 2018 елда ук министрлык юннатларны үз канаты астына алды, шуннан бирле без алар белән тыгыз элемтәдә эшли башладык. Балалар бик актив, өмәләргә үзләре генә түгел, ә әти-әниләрен дә алып киләләр», - дип билгеләде министр.

Җәмәгатьчеләр министрдан мәктәп программасына «Экология» фәнен кертү турындагы үтенечне хуплауларын сорадылар. Александр Шадриков министрлыкның бу идеяне каравын  әйтте һәм хәзер Татарстанда 103 мәктәптә экосыйныф бар. «Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча 1-5 сыйныфлар өчен экологик дәреслекләр дә эшләнде. Китаплар басылган һәм аларның бер өлеше таратылган. Бу  сыйныфтан тыш эш кысаларында башкарыла. Безнең галимнәр һәм педагоглар экология укыту методикасын эшләделәр», - диде ул. Шулай ук якын арада киләчәктә балаларга һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итәчәк предприятиеләргә экскурсияләр оештырылачак. Шимбә өмәсендә яшь активистлар күп булды. Экология - барыбызны да берләштерде!

Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International