Татарстанда яшәүчеләр табигатьтә өмәләр оештырган өчен 150 000 сум отарга мөмкин

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Ecowiki.ru платформасында ЭКА хәрәкәтенең «Табигать чакыруы» дигән яңа конкурс старт алды. Конкурста катнашучылар табигатьне чүп-чардан чистартырга, ә җыелган икенчел чималны эшкәртүгә тапшырырга тиеш. Җиңүчеләр 150 000 сум күләмендә премия фондын үзара бүлешә алачак.

Катнашу шартлары гади:

- сайтта теркщлегез;

- инструкияне үтәгез;

-икенчел чималны эшкәртүгә җибәрергә онытмагыз;

- нәтиҗәләрне  #эковики, #акция_зовприроды  хештеглары белән социаль челтәрләрдә һәм Ecowiki.ru платформасында шәхси кабинетта  урнаштырыгыз.

Конкурска 25 октябрьгә кадәр кушылырга мөмкин. Конкурска нәтиҗәләр 2022 елның 15 ноябрендә, Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көнендә ясалачак.

Тулырак мәгълүматны Конкурсның рәсми сайтында карый аласыз.

Конкурс  «Россия суы» федераль максатчан программасы һәм Ecowiki.ru.  платформасы ярдәмендә ЭКА хәрәкәтенең «Табигать чакыруы» проекты белән оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International