«Экология гади фән генә түгел, бу барлык кешеләр өчен иң мөһим йорт турындагы фән!» Бүген «Экология - йөзләрдә» сәхифәсендә без тагын бер укытучы - Мария Кожевникова турында сөйләячәкбез

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Мария Кожевникова – биология фәннәре кандидаты, гомуми экология кафедрасы доценты, Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары (КФУ).

Экологиягә мәхәббәте мәктәп елларында ук уяна. Мария Владимировна сөйләвенчә, аңа математика, физика һәм химия кебек фәннәр ошый. Аның барлык кызыксынуларын һәм мавыгуларын берләштерергә нәкъ менә табигать закончалыкларын өйрәнүче фән ярдәм итә.

Табигатьне яратуы кызны В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетына экология факультетына китерә. Биредә ул тормыш иптәшен,  тере фән белән кызыксынуын тулысынча уртаклашучы Владимирны очрата. Университеттан соң Мария Владимировна «Татарстан Республикасының Геоүзәге» дәүләт унитар предприятиесендә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшли. Әмма, вакыт узгач та, Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтына әйләнеп кайтырга карар итә. Студентлар әйтүенчә, аларга шундый искиткеч педагог, җан җылымны һәм сөйкемле хатын-кызда уку бәхете елмая.

 «Мин төрле юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирүче яңа фәнни проектлар уйлап табарга һәм гамәлгә ашырырга, кыр тикшеренүләрен алып барырга яратам. Бөтен дөнья буенча хезмәттәшләрем белән аралашам. Минем эшемнең иң яхшы ягы-студентлар белән үз тәҗрибәм һәм белемем белән уртаклашу. Укучыларымда дәресләремнән соң  табигать һәм кеше бердәмлеге, әйләнә - тирә мохит өчен шәхси җаваплылык хисе формалашуын күрәм», - дип сөйли безнең укытучы.

Мария Владимировна Кожевниковлар гаиләсендә бердәнбер укытучы түгел. Олы кызлары Дарья КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтын тәмамлаган, эколог белгечлеге алган һәм үз юлын сайлаган. Ул  мәктәптә укытучы булып эшли һәм балаларда табигатькә белемле һәм игътибарлы караш тәрбияләргә тырыша.

Сәхифәбезне укучыларга безнең героиня җылы сүзләр һәм  матур теләкләр җиткерә: «һәркем  әйләнә-тирәне кадерләп һәм яратып яшәсен. Ә студентларыма үзләрен бу тормышта табып, сайлаган һөнәрләренең менә дигән белгечләре булуын телим!»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International