Чаллыда экойөгерештә катнашучылар 1,5 тоннадан артык чүп-чар җыйды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Кама елгасы ярында, «Чаллы Яр» торак комплексы янында шәһәр плоггинг-узышы узды. Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары да катнашты. 45 минут эчендә 200 катнашучы 1620 килограмм чүп-чар җыйды. Чаллы халкы, биш кешедән торган командаларга берләшеп, чүп-чарны җыеп кына калмыйча, аны алга таба эшкәртү өчен сортларга да аерды.

Экойөгерешнең  җиңүчеләре:

1 урынны Чаллы политехник көллияте командасы алды, алар  237 кг - иң күп чүп-чарны җыйды;

2 урынны 192 кг чүп-чар җыйган 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды;

3 урын «КФУ»ның Чаллы филиалы командасына эләкте, алар 191 кг чүп җыйган.

Белешмә өчен:

Плоггинг - бу чүп-чар җыю белән берләштерелгән йөгерү-сәламәт яшәү рәвеше тандемы һәм табигатькә сакчыл караш. Чаллыда аны инде өченче ел рәттән үткәрәләр. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән «Мусора.Больше.Нет.»  экология хәрәкәте һәм «Орион» яшьләр үзәге. Партнерлар – «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ һәм «ЭкоЛаб» компанияләре төркеме. Чара «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International