Көньякка юл. Күчмә кошлар кая китә һәм ни өчен? Бу хакта Буаның мәктәпкәчә яшьтәге балалары белде

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында сөйләделәр. Канатлы дуслары турында сөйләп  балалар үз белемнәрен күрсәттеләр. Табышмакларны чиштеләр, экологларның күчмә кошлар турындагы хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Белгечләр балаларга кошларга нәрсә ашатырга, нәрсә ашатырга ярамаганлыкны һәм ни өчен аларга кыш көне ярдәм кирәклеге турында сөйләделәр. Активлык күрсәткән өчен балаларга китап-буяулар бүләк иттеләр. Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Ләйсән Гыйматдинова сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларны табигатьне яратырга һәм  кошлар турында кайгыртырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International