«Төрле төстәге тамчылар» балалар рәсем бәйгесендә катнашырга өлгер!

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәмендә, су ресурсларына сак караш мәсьәләләренә багышланган «Төрле төстәге тамчылар» - 2022 Бөтенроссия балалар тематик рәсемнәр бәйгесен  үткәрә.

Катнашу өчен рисуюводу.рф сайтында теркәлергә, профильне тутырырга һәм иҗади эшне йөкләргә кирәк. 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр үз көчләрен сынап карый ала. Катнашучыларны теркәү һәм  бәйге эшләрен кабул итү 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Һәр катнашучы «ЛитРес» электрон һәм аудиокитап сервисы проект партнеры исемле Диплом һәм бүләк сертификаты алачак,

Һәр катнашучы проектның партнеры – «ЛитРес» электрон һәм аудиокитап сервисының исемле дипломын һәм бүләк сертификатын алачак, ә иң яхшы эш авторлары өчен хобби – гипермаркетка һәм стилуслы график планшетларга сертификатлар каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International