Нокса елгасын савыктыру буенча яңа проектны Александр Шадриков тәкъдим итте

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Өмә кысаларында Изумрудное күлендә Татарстан экология һәм табигать  ресурслары министры экологик җәмәгать хәрәкәтләре активистлары белән очрашты. Очрашуда Александр Шадриков Нокса елгасын чистарту буенча ТР Экология министрлыгының яңа проектын тәкъдим итте.

«Нокса башлангычын Питрәч районында ала, елганың гомуми озынлыгы 40 км дан артык, шуларның 21 км Казан шәһәре буйлап уза. Иҗтимагый хәрәкәтләр инициативасы белән без проект-тикшеренү эшләренә чыктык. Планда уникаль су объектларын саклау кысаларында проектны федераль программага кертү. Бу бик яхшы экологик проект!», - диде Александр Шадриков үз чыгышында.

Быел ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы белгечләре ТР Фәннәр Академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты галимнәре белән берлектә Казан территориясендә елганың су саклау зонасын тикшерделәр. Тискәре йогынтының 91 факты ачыкланды. Төп проблемалар-полигоннар, агач өемнәре, яр буйларына ирекле керү чикләре. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Нокса елгасын савыктыру проекты буенча киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы, Россия экологик җәмгыятенең Татарстан бүлеге, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты, елганың торышына экологик бәя бирелде.

Проектны җентекләп тикшергәннән соң, аны «Экология» илкүләм проектына кертү планлаштырыла.

«Хәзер «Татмелиорация» ТК» АҖ Нокса елгасын чистарту буенча проект-смета документациясен эшләү бара, эшләнмәнең бәясе 13 млн.сум тәшкил итә. Тиешле экспертизалар, шул исәптән смета бәясен алганнан соң, чистартуның төгәл суммасы билгеле булачак», – дип аңлатты ТР экология һәм табигать  ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский.

 «Безнең барлык проектларның төп максаты - Татарстан халкының уңайлы яшәве. Ә бу экология проекты кайбер экологик чараларда җитди урын биләячәк», - дип ассызыклады министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International