Бүген үзенең 50 еллык юбилеен «Юл хәрәкәте яшь инспекторлары» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр оешмасы билгеләп үтә. Махсус бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре экологик дәресләр үткәрделәр, анда балаларга юлда экологик тәртип кагыйдәләре турында сөйләделәр. Юллардагы иминлек – ул уртак кайгырту.
Төньяк территориаль идарә белгечләре Арча районының Сеҗе һәм Сикертән мәктәпләрендә булдылар. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары юлларда һәм уен формасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган иҗат программасы белән чыгыш ясады. Ә экологлар балаларга «Чиста һава» операциясенең ни икәнен сөйләделәр һәм һава пробаларын сайлап алу җайланмасын күрсәттеләр.
Ә Чаллы шәһәренең 22 нче мәктәбендә 2 нче сыйныф укучылары - «Табигать дуслары берлеге» балалар иҗтимагый оешмасы активистлары өчен «Яшь экологлар - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» интеллектуаль уены узды. Чараның кунаклары - Кама буе территориаль идарәсе экологлары. Алар укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, машина газлары һәм автомобильләрнең әйләнә-тирә мохитне пычратуы турында сөйләделәр.
Дәрес тәмамлангач, балалар барысы да ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алды.