Министрлыкның #ЭстафетаДобра акциясе дәвам итә

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Менә өченче ай инде без сезнең белән #ЭстафетаДобрна  акциясен тапшырабыз. Бу флешмоб инде яхшы традициягә әверелде. Бүген Кукмара шәһәренең «Ромашка» 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән  игелекле эшләр фотоотчетын күрсәтәчәкбез. Алар безнең даими ярдәмчеләребез, өченче ай алар игелекле эшләр башкаралар һәм безне билгеләп үтәләр, ә без, үз чиратыбызда, аларны.

Әгәр дә сез  игелек эстафетасында катнашырга телисез икән - бары тик яхшы игелекле эш  эшләгез, «ВКонтакте» челтәрендә видео яки фото постын урнаштырып, #минэкологиирт һәм #ЭстафетаДобра хэштегларын куегыз. Игътибар! Мәҗбүри шарт - эстафетаны башка катнашучыга тапшырыгыз, аны постта билгеләп үтегез. Табигатькә яхшылык  эшләгәндә, сез үзегезгә яхшылык эшлисез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International