Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Кукмара районының «Ромашка» балалар бакчасында «Чүп-чарны сортлыйбыз - табигатьне саклыйбыз» темасына экодәрес үткәрде.
Экологлар балаларга чүп-чарны ни өчен сортларга аерырга кирәклеген һәм чүпнең ничек озак таркалуы турында сөйләделәр. Балалар гади кәгазь стаканның 5 ел таркалырга мөмкин булуын, алюминий банканың 500 ел тирәсе, ә менә пыяла - 1000 елдан артык таркалуын белделәр. Яшь экологлар үз чиратларында махсус безнең хезмәткәрләр өчен табигатьне саклау темасына матур сәхнә әсәре әзерләгәннәр. Алынган белемнәрне ныгытыр өчен экологлар уен-эстафета уздырдылар, анда балалар мөстәкыйль рәвештә пластик, тимер, кәгазь һәм башкаларны сортларга аердылар.
Шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Канатлы дуслар өчен тәмле төймәләр» мастер-классын әзерләгәннәр, анда экодәрестә катнашучылар кошлар өчен мөстәкыйль рәвештә тәм-томнар ясаганнар.
Актив катнашкан балаларга ТР Экология министрлыгыннан истәлекле бүләкләре тапшырылды.