Бүген Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймовның оныгы Яминә үзенең бабасы истәлегенә шигырь укый. Миңнегул Мөстәкыйм улы Мөстәкыймов 1942 елда фронтка китә, Кызыл Армия сафларында сугыша. Кызганычка каршы, Татарстанның 300 мең башка солдаты кебек үк, Миңнегул Мөстәкыйм улы да туганнарын һәм якыннарын башка күрә алмый. Ул Җиңү хакына гомерен бирә. Бөек Ватан сугышы каһарманнарына Мәңгелек дан!
Экологлар яшь натуралистларга һава, су һәм туфрак үрнәкләренең ничек сайлануы турында сөйләделәр. Мәктәп укучыларына ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге буенча экскурсия үткәрелде, анда су, һава, туфрак пробаларына анализлар, башка тикшеренүләр һәм үлчәүләр эшләнә. Балаларга лаборатория белгечләренең эше турында җентекләп сөйләделәр, җиһазларны һәм приборларны күрсәттеләр. Шулай ук балаларга күчмә экологик лабораториянең техник җиһазлануын һәм аның эш принципларын аңлаттылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чистай районында Ерыклы елгасына агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать килде. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.
ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең экология дәресе Азнакайның «Кояшлы» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урманга сәяхәт формасында үткәрелде.
Татарстанда «ЭКОяз 2023» үзәк республика өмәсе барышында 2022 елда Табигатьтән рациональ файдалану фондының «Утильләштерү мәктәбе: электроника» Федераль экологик программасы кысаларында узган «Экоплакат» конкурсы лидерларын бүләкләү узды.
Бүген Идел аръягы территориаль идарә белгече Ләйсән Гыйматдинованың улы Зиннур үзенең бабасы истәлегенә сугыш турында шигырь укый. Хәбир Кадыйрович Йосыпов 1944 елның февралендә 17 яшендә фронтка китә, бөтен сугышны кичерә һәм исән-сау өенә әйләнеп кайта. Оныгының тууына 6 ел гына калгач, Хәбир Йосыпов 84 яшендә вафат була.
Өмә «Чиста уеннар» форматында узды, 154 команда катнашты. Ведомстволар хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар «Рус-алман Швейцариясе» төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәле территориясендә чисталык урнаштырырга күтәренке кәеф белән килде. Барлык катнашучыларны иртәдән үк «Яшел зарядка»да көттеләр, моннан тыш, оештыручылар Казан халкы өчен интерактивлар, мастер-класслар һәм саф һавада экодәрес әзерләде.
Бүген «Экология - йөзләрдә» сәхифәсендә без сезне Росприроднадзорның Идел – Кама төбәкара идарәсенең су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге һәм җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Ленар Низаметдинов белән таныштырачакбыз. 15 ел инде ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшли.
21-27 апрельдә Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы ике автомат станция атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик күләмнән артуын теркәде.
29 апрель көнне 10:00 сәгатьтә «Рус-Алман Швейцариясе» төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәл территориясендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров катнашында Республика үзәк шимбә өмәсе узачак.