Яшь тикшерүчеләр экскурсиядә ТР Экология министрлыгы лабораторияләрендә булдылар

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Экологлар яшь натуралистларга һава, су һәм туфрак үрнәкләренең ничек сайлануы турында сөйләделәр. Мәктәп укучыларына ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге буенча экскурсия үткәрелде, анда су, һава, туфрак пробаларына анализлар, башка тикшеренүләр һәм үлчәүләр эшләнә. Балаларга лаборатория белгечләренең эше турында җентекләп сөйләделәр, җиһазларны һәм приборларны күрсәттеләр. Шулай ук балаларга күчмә экологик лабораториянең техник җиһазлануын  һәм аның эш принципларын аңлаттылар.

Колбалар һәм пробиркалар дөньясында Түбән Кама шәһәренең 26 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә булган. Балаларга лабораториягә мавыктыргыч экскурсияне  Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Аларга экологлар су, һава, туфракның сыйфатын ничек тикшерүләрен күрсәттеләр. Лаборатория белгечләре кечкенә табигать сөючеләрне микроскопның эш принцибы белән таныштырдылар һәм төрле экспериментларда катнашырга мөмкинлек бирделәр.

 

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы Россия география җәмгыятенең төбәк бүлеге һәм «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2018 елдан яшь натуралистлар хәрәкәтен үстерә. Ел саен юннатлар өчен «Елның яшь натуралисты», фәнни-гамәли эшләр конкурсы һәм «Юннат көндәлеге» конкурсы үткәрелә. Иң актив катнашучыларны Татарстан Республикасының яшь натуралистларының еллык слетына чакыралар. Юннатлар хәрәкәтендә бөтен республикадан 2000нән артык укучы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International