Азнакай балалары Экология министрлыгы инспекторлары белән бергә урманга экскурсиягә киттеләр

2023 елның 2 мае, сишәмбе

ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең экология дәресе Азнакайның «Кояшлы» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урманга сәяхәт формасында үткәрелде.

Балалар безнең инспекторлар белән бергә махсус экобиремнәр үтәделәр, мәсәлән, урманда йөргәннән соң чүп җыярга, үсемлекләргә һәм хайваннарга зыян китермәс өчен үзләрен дөрес тотарга өйрәнделәр, Азнакайда нинди агачлар һәм куаклар үсүен ачыкладылар. Шулай ук балалар Урман хуҗасында кунакта булдылар, ул балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә табигатьтә үзләрен ничек куркынычсыз тотарга һәм аны ничек якларга кирәклеген аңлатты!

Актив катнашулары өчен эколятларга Экология министрлыгыннан бүләк  таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International