Ялны файда белән уздыру мөмкинлеген кулдан ычкындырма! Инде иртәгә үк Республика үзәк өмәсе узачагын онытма!

2023 елның 28 апреле, җомга

29 апрель көнне 10:00 сәгатьтә «Рус-Алман Швейцариясе» төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәл территориясендә ТР экология һәм табигать ресурслары  министры Александр Шадриков һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров катнашында Республика үзәк шимбә өмәсе узачак.

Үзәк өмә «Чиста уеннар» квест - уеннар форматында узачак: командалар 2-3 сәгать дәвамында чүп җыячак (һәм шунда ук фракцияләргә бүләчәкләр) һәм баллар эшләячәк. Моннан тыш, Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге дайверлары яр буе һәм су асты зоналарын тәртипкә китерәчәкләр.

Өмә зур экологик фестивальгә әвереләчәк.  Чара 8:30да командаларны теркәүдән һәм «Яшел фитнес»ның  зарядкасыннан башлана.

Алга таба барлык катнашучыларны интерактив, экологик мастер-класслар, спорт һәм иҗат конкурслары, техника ретро күргәзмәсе, бүләкләр, концерт программасы һәм кыр кухнясы көтә.

Шулай ук халык электрон һәм электр калдыкларын бушлай тапшыра алачак. Эшләнгән электр җиһазларын җыю урыны булып «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология программасының маркировкалаган кубы булачак. Бөтен гаиләгез белән килегез, «Чиста уеннар»да уйнагыз!

Чараны оештыручылар: ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «Защита Казанской Швейцарии»  бергәлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International