Экология министрлыгы инспекторлары Минзәлә районында зур чүплек таптылар

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары Минзәләдә калдыкларны рөхсәтсез урнаштырган урынны таптылар. Элегрәк бу чүплек урыны юк ителгән иде инде, әмма халык территорияне яңадан чүп-чар белән тутырды. Яңа барлыкка килгән чүплек мәйданы 168 361 кв.м тәшкил иткән.

Минзәлә Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгын һәм хокук бозуларны 60 көн эчендә бетерергә кирәклеген кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International