«Экояз» турында – ачыктан-ачык! Кама буе идарәсе инспекторлары лицеистлар белән очрашты

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Ни өчен «Экояз 2024» конкурсында катнашу бик мөһим һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Кама буе идарәсе инспекторлары мәктәп укучыларын экология әңгәмәсенә чакырдылар.  Балаларга быел «Экояз» конкурсының ничек узуын һәм анда ничек катнашырга мөмкин булуын сөйләделәр. Күп кенә лицей укучылары Экология министрлыгы акцияләрендә катнаша һәм табигатькә бик теләп ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы конкурсына 1000нән артык катнашучы кушылды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International