Казанда «ЭКОдулкын» экология оешмаларының VIII Форумы тәмамланды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

12-15 майда «Байтик»  лагере базасында «ЭКОдулкын» яшьләр экология оешмаларының VIII республика форумы узды. Форумда республиканың 72 экология берләшмәсеннән 152 активист катнашты.

Дүрт көн дәвамында катнашучылар экология өлкәсендә спикерлар белән очрашты, мастер-класслар, экскурсияләр узды, ә ахырда үз проектларын якладылар һәм грантларга ия булдылар.

Форумны ябу тантанасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева катнашты. «Экология берләштерә» панель сессиясе кысаларында катнашучылар белән хәзерге дөньяда экологиянең әһәмияте турында фикер алыштылар.

 «Форум нәтиҗәләре буенча сез өйләрегезгә күбрәк белем, яңа дуслар һәм фикердәшләр белән китәсез. Без мондый вакыйганың бер өлеше булуыбызга бик шат. Мин ышанам, сезнең һәркайсыгыз үз тормышында экология файдасына сайлау ясаячак, һәм бу һөнәрме, хоббимы яки мавыгумы мөһим  түгел. Экология - ул күңел халәте, экология берләштерә», - дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева.

Исегезгә төшерәбез, Форумны оештыручылар булып Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International