Экология министрлыгы инспекторлары Балык Бистәсендә чүплек тапты

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел-Кама идарәсе хезмәткәрләре Балык Бистәсе районы мониторингын үткәрделәр.

Инспекторлар Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында  Больничный тыкрыгы урамында калдыкларны рөхсәтсез урнаштыруны  ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы 300 кв.м тәшкил иткән.

Балык Бистәсе районы башкарма комитетына карата Идел-Кама идарәсе инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм хокук бозуларны 60 көн эчендә бетерү зарурлыгы турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International