Мамадыш районында яшәүчеләр дә безнең белән «Экояз»да актив катнашалар

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Без «Экояз» конкурсында катнашучылардан күп бәяләмәләр алабыз. Аларның берсе Таканыш мәктәбе укытучысы Илмира Рәхимовадан килгән. Ул, конкурс турында белгәч, «ЭкоИгелек» командасын җыярга була.

«Башта командада 10 бала иде, әмма көннән-көн битараф булмаган кешеләр туган ягын төзекләндерүдә катнашырга тели. Кайвакыт анда катнашучылар үз авылларында чаралар уздыра, әмма төп биремнәрне бөтен команда үти. Мәктәп яны кишәрлегендә без инде миләш һәм карлыган үсентеләре утырттык, аларны безгә катнашучыларның ата-аналары бүләк итте. Безнең бик җаваплы, ярдәмчел һәм игелекле балаларыбыз бар. Хәтта зур тәнәфестә дә җыелып, кече иптәшләр өчен тематик чара оештырырга өлгерәләр!» - дип уртаклашты Илмира Рәхимова.

Бәяләмә өчен рәхмәт! «Экояз»да республиканың 150 меңгә якын кешесе катнаша!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International